«ПРОФ-IT. Инновация» IT- карарлар милли бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

«ПРОФ-IT. Инновация» IT- карарлар милли бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бәйгедә катнашырга микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.

Гаризалар кабул итү 22 февральгә кадәр http://digit.d-russia.ru сайтында башкарыла. Катнашу түләүле: коммерцияле булмаган оешмалар өчен оештыру взносы 6 500 сум тәшкил итә.

Конкурс ике этапта узачак. Икенчесендә проектларга бәя биреләчәк. Моннан тыш, эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән онлайн-презентацияләр, тере онлайн-әңгәмәләр оештырылачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT» X Бөтенроссия форумында узачак.

Конкурсны электрон дәүләтнең Эксперт үзәге үткәрә -  инде тугыз ел дәвамында ел саен үткәрелә торган «ПРОФ-IT» Бөтенроссия мәгълүматлаштыру форумын һәм хакимият органнары катнаша торган IT-проектлар конкурсының оештыручысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International