Россия студентлары көнендә «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте.
«Студентлар хезмәт отрядларының уникальлеге безнең өчен озак еллар дәвамында хәрәкәтнең кирәклеген тәэмин итә торган модель, формулада тора, - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. - Бер яктан караганда, бу-яшь кешеләрнең, беренче чиратта студентлар һәм мәктәп укучыларының һөнәри үз-үзләрен тотуга җавап. Яшь кешеләр монда хәзер дә кыйммәтле белем һәм практик тәҗрибә алалар, алар хезмәт эшчәнлегендә һичшиксез кирәк булачак. Икенче яктан, зур бурыч -кыйммәтләрне формалаштыру».
Студентлар хезмәт отрядлары активистларын Татарстан Республикасы Премьер –министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады: «Сез – таяныч, коллектив, туганлык! Йөрәк кушуы буенча башкарган хезмәтегез җылылык, иң якты биеклекләр һәм яңа җиңүләр бүләк итсен! Хезмәт ул – иҗади көч, ул процесста продукт туа. Шунысы да сөенечле, студентлар хезмәт отрядында искиткеч остазлык институты туа – бу сезнең бөек көч».
Конкурста 2021 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды. Барысы Татарстан Респубикасы студент отрядларыннан 89 гариза( 7-шәхси, 13- командалар номинациясе) бирелде.
«Студентлар хезмәт отряды - 2021»конкурсы Гран-при иясе - Казан студентлар отряды штабының «Эверест» студентлар педагогия отряды.
«Иң яхшы яшүсмерләр хезмәт отряды 2021» номинациясе җиңүчесе – Түбән Кама районы студентлар штабының «Гюрза» яшүсмерләр хезмәт отряды.
«Студентлар отрядларының иң яхшы муниципаль штабы 2021» - Алабуга районы студентлар отряды штабы.
«Һөнәри белем бирү оешмасы студентлар отрядларының иң яхшы штабы - 2021» - Буа ветеринар техникумы.
«Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары студентлар отрядларының иң яхшы штабы-2021» - Казан дәүләт архитектура –төзелеш университеты студент отрядлары штабы.
«Иң яхшы медиа-үзәкләр» Казан федераль университетының студентлар отрядлары штабы - һәм «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты» Казан институтының студентлар отрядлары штабы һәм «Россия дәүләт гадел хөкем университеты»ның Казан филиалы штабы.
«Комиссарлык эшчәнлеге буенча иң яхшы студентлар хезмәт отряды» - Казан дәүләт архитектура –төзелеш университетының «Altea» студентлар сервис отряды.
«Иң яхшы студентлар төзелеш отряды» - «Казань» студентлар төзелеш отряды Казан дәүләт архитектура –төзелеш университеты .
«Иң яхшы студентлар сервис отряды» - «Оникс» студентлар сервис отряды Казан Дәүләт энергитика университеты.
«Иң яхшы студентлар педагогия отряды» - «Laika» студентлар педагогия отряды Казан милли эзләнү университеты.
«Иң яхшы студентлар җитештерү отряды» - Яшел Үзән районы студентлар отрядлары штабының «Альтаир» студентлар җитештерү отряды.
«Проводникларның иң яхшы студентлар отряды» - Казан Дәүләт энергетика университетының «Energy»студентлар отряды.
«Иң яхшы авыл хуҗалыгы студент отряды» - Казан Дәүләт аграр университетының «Защита» студентлар отряды.
«Иң яхшы студентлар медицина отряды» Казан Дәүләт медицина университетының «Salutem» студентлар отряды.
«Студентлар отрядлары эшчәнлеген үстерү буенча иң яхшы хезмәткәр» - Фирая Юнысова, Буа ветеринар техникумы студент отрядлары штабы.
«Иң яхшы студент отрядлары штабы командиры» - Данила Багурин, Зәй районы студент отрядлары штабы.
«Студентлар отрядлары штабының иң яхшы комиссары» - Эльвина Гизатуллина, Казан дәүләт архитектура –төзелеш университеты.
«Студентлар отрядының иң яхшы командиры» - Эмилия Гыйләҗева, «Эверест» студентлар педагогия отряды
«Студентлар отрядының иң яхшы комиссары» - Мария Михайлова, «Оникс» студентлар сервис отряды, Казан Дәүләт энергетика университеты «Студентлар отрядының иң яхшы штаб мастер-методисты» - Алина Соболева, «Монолит» студентлар төзелеш отряды, Казан Дәүләт энергетика университеты.
«Студентлар отрядларының иң яхшы көрәшчесе» - Адилә Басыйрова, «Alfa» студентлар отряды штабы, Казан Инновацияләр институты.
Быел конкурсның гомуми приз фонды 380000 сум тәшкил итте. 50000 сумлык сертификатка «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иң яхшы студентлар отряды штабы», «Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары иң яхшы студентлар отряды штабы», «Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары иң яхшы студентлар отряды штабы», « Гран –При Студентларның хезмәт отряды – 2021»номинацияләре җиңүчеләре лаек булды. Калган номинация җиңүчеләренә 10000 сумлык сертификат тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2016 елдан үткәрелеп килә һәм һәр ел саен студент отрядлары эшчәнлегенә йомгак ясау булып тора.