Татарстан волонтерлары Донбасс һәм Луганск шәһәрләреннән күченүчеләргә ярдәм итәчәкләр

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Татарстан волонтерлары ЛНР һәм ДНР шәһәрләреннән күченүчеләр белән эшләүдә ярдәм итәчәк. #МыВместе  акциясе кысаларында республикада мохтаҗларга ярдәм оештырылачак.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Яшел Үзәндә волонтерлар командасы формалаштырылган. Инде 640тан артык кеше Татарстанда волонтерларга кушылды: «Татарстанның волонтерлык берләшмәсе бөтен Россия белән бергә янә #МыВместе дигән лозунг астында берләште. Волонтерлар төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: мәгълүмати ярдәм, медицина ярдәме, психологик ярдәм. Алар ДНР һәм ЛНРдан күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында һәм гуманитар ярдәм алуда ярдәм итәчәкләр».

Волонтерлар сафына кушылырга теләүчеләр «МыВместе» рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International