23 февральдә «УРАМ» экстрим-паркында хәрби билетка ия булучылар ташлама алачак

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

23 февральдә һәркем «УРАМ» экстрим-паркында бушлай йөри алачак. Моның өчен үз яшь төркемнәрендә ГТО нормативларын тест режимында тапшырырга кирәк: идәннән кулларда күтәрелү, гәүдәне күтәрү, сыгылмалылык, озынлыкка сикерү, электрон коралдан ату.

Оештыручылар сүзләренә караганда, нормативларны тапшыру 20 минутка якын дәвам итәчәк, шуңа күрә бу вакытны исәпкә алып, алдан килергә кирәк.

Шулай ук хәрби билетны күрсәткән очракта һәр кеше экстрим-зоналарга 20% ташлама ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International