Татарстанда беренче тапкыр электрон форматта «PROинтерес» һөнәри юнәлеш бирү фестивале узачак

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстанда 1 марттан 15 апрельгә кадәр PROинтерес цифрлы форматта һөнәри юнәлеш бирүче фестиваль узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Фестиваль Round кушымтасы мәйданчыгында узачак, аны бушлай йөкләргә мөмкин. Алга таба конкурс биремен үтәргә, проектны бастырырга һәм уйнатуларда һәм конкурсларда катнашырга кирәк. Һәр бирем йә һөнәрне, йә конкрет компанияне ача. Нәтиҗәдә, яшүсмер эш бирүче белән таныша һәм компаниягә карата үз карашын формалаштыра, шулай ук үзеңә, чыннан да, ошаганын аңлый.

 Оештыручылар сүзләренә караганда, апрель уртасына кадәр катнашучылар төрле юнәлештәге челленджлар – иҗади, технологик һәм табигый фәннәр буенча үткәреләчәк. Һәр атна саен өчәр бәйге узачак.

Моннан тыш, уку йортлары өчен махсус номинация дә бар, дип билгеләп үтәләр. Медиаконтент булдыру өчен җиһазлар комплектын фестивальдә катнашучыларның иң күп саны булган мәктәп алачак (укучылар санына пропорциональ). Җиңүчеләрне  «Мәгариф. Карьера-2022» күргәзмәсендә игълан итәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International