Бүген Бөтендөнья яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кысаларында балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре, яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары педагоглары мастер-класслар, тренинглар, яшүсмерләр белән интерактив уеннар үткәрделәр.
Мәсәлән, Минзәлә районының «Ялкын» яшьләр үзәгендә түләүсез психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
«Бүген үсмерләрнең түләүсез психологик ярдәм алу өчен ихтияҗы бар. Яшь кеше һәрвакыт үз кичерешләре белән якыннары һәм дуслары белән уртаклаша алмый. Бу вакытта ул компетентлы белгечләр барлыгын белергә тиеш, алар аны борчыган хәлне ачыкларга ярдәм итә алачак. «Мондый форматтагы очрашулар, лекцияләр, профилактика темаларына тренинглар үткәрү мөһим, чөнки педагог-психолог яшь кешегә ярдәм итә алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада мөрәҗәгатьләр аноним рәвештә тәүлегенә 24 сәгать кабул ителә: 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номеры буенча да, Казанда 8 (843) 571-35-71, Яр Чаллыда 8 (8552) 52-96-96, Түбән Камада 8 (8555) 36-65-55. Җомга көнне 8.00 дән 17.00 гә кадәр, Алабугада 8-800-2000-122– дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 дән 17.00 гә кадәр һәм Чистайда ашыгыч психологик ярдәм үзәге 8(843) 424-04-06 номеры буенча эшли.