Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс башланды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына республика конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.

«Конкурс тирә-юньдәге хәлләргә битараф булмаган, заман белән бергә атлаучы идеяләрне тәкъдим итәргә әзер булган, социаль актив яшьләрне күрергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч-аларга ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу, үз проектларын тормышка ашыру һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итү мөмкинлеге бирү», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев.

Конкурс нәтиҗәләре буенча проект командалары формалаштырылачак, алар киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашырачак һәм профилактик чаралар уздырачак, Татарстанның иҗтимагый оешмаларының проект эшенә керешәчәк.

Конкурсның гариза бирү кампаниясе 2022 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат һәм анкетаны Яшьләр дипломатиясе академиясе сайтында тутырырга мөмкин.

Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты ярдәмендә үткәрелә.

Белешмә:

5 ел дәвамында яшьләр ярдәмчеләре 25000нән артык кешене җәлеп итеп, Татарстан Республикасының 23 муниципаль берәмлегендә 280 дән артык профилактик чара үткәрделәр. 2019 елдан башлап яшьләр ярдәмчеләре тарафыннан профилактика өлкәсендә 15тән артык проект эшләнде һәм аларны гамәлгә ашыру өчен 9 грант отылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International