#ВКругуСемьи: Татарстанның яшьләр үзәкләре республика халкын Масленица бәйрәмен бергә билгеләп үтәргә чакыра

2022 елның 5 марты, шимбә

Татарстанның яшьләр үзәкләре #ВКругуСемьи акциясен башлап җибәрде - алар республика халкын гаиләсе һәм дуслары белән бергә ял көннәрен үткәрергә чакыра. 5-6 март көннәрендә урамда, республика районнары һәм шәһәрләренең яшьләр үзәкләрендә Масленица бәйрәме узачак.

«Хәзер бер-беребезгә ярдәм итү мөһим. Туганнарыңа һәм якыннарыңа булышырга, бергә булырга. Ял көннәрендә Татарстанның яшьләр үзәкләре, вакытларын бергә уздыру өчен, татарстан гаиләләре өчен ачык булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр үзәге директоры урынбасары Кәдрия Бугрова.

Планлаштырылган чаралар афишасы белән Яшьләр эшләре министрлыгының һәм яшьләр үзәгенең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International