Татарстан яшьләрен II төбәкара «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә - Творчество мира и согласия» этнокультур конкурс-фестивалендә катнашырга чакыралар . Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында үтәчәк. Фестивальне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты оештыра.
Конкурс дүрт юнәлеш буенча үтә: вокал, хореография, инструменталь көй һәм сәнгатьле сүз. Конкурста катнашу өчен гаризалар 10 мартка кадәр festival.rt@bk.ru электрон почтасына кабул ителә.
Җиңүчеләр һәм призерларның Гала-концерты 31 мартта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүче студентлар һәм мәгариф учреждениеләре акчалата бүләкләр алачак.
Фестивальнең инстаграм битенә сылтама.