2022 елның 15 мартында Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итүләр йортында 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казанны инаугурацияләү тантанасы узачак.
Инаугурация тантанасында Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, халыкара оешмалар, ИХО илләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме вәкилләре, халык дипломатиясе, яшьләр сәясәте һәм Ислам хезмәттәшлеге өлкәсендә җәмәгатьчелек җитәкчеләре һәм лидерлары катнашачак.
«Казан актуаль яшьләр проблемаларын хәл итү эшендә халыкларны һәм дәүләтләрне берләштерүче «күпер»гә әверелер дип ышанам. Без Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында бергә эшләячәкбез һәм Татарстанда урнашкан мөселманнар өчен изге урыннарда булачакбыз», - дип ассызыклады ИХО яшьләр форумы Президенты Таха Айхан әфәнде.
«Бүген халыкара хезмәттәшлекне үстерү аеруча да мөһим. Бу дәрәҗәдә хезмәттәшлек-ул һәрвакыт безнең яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтү, ИХО составына керүче 56 ил белән яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашу», - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева.
«ИХО яшьләр башкаласы статусы Россиянең ислам дөньясы белән Халыкара элемтәләрне ныгыту өчен тотрыклы гуманитар платформа булып тора. Чаралар программасында мәгариф һәм мәдәният, эшкуарлык һәм фән, яшьләр сәясәте һәм дипломатия юнәлешләрендә хезмәттәшлекне үстерү каралган. Ул халыкара стажировкалар һәм алмашуларны үстерү, Россия һәм ИХО илләренең уртак Халыкара фәнни, мәдәни һәм социаль проектларына ярдәм итү программасын үз эченә алачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Министр бүгенге көндә Казанда Яшьләрнең инициативасы буенча яшьләр башкаласы статусын алуга багышланган арт-объект төзеләчәген әйтте. Шушы көннәрдә генә гариза бирү кампаниясе тәмамланды. Яшь архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар һәм скульпторлар үзләренең арт-объект концепциясен әзерләделәр. Иң яхшы эш Казан шәһәренең тарихи үзәгендә тормышка ашырылачак. Планлаштырылган вакыйгалар арасында-ИХО илләренең яшьләр эшләре министрларлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, фәнни конгресс һәм башка масштаблы чаралар.
Белешмә өчен:
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр башкаласы (алга таба – ИХО) – шәһәргә бер елга бирелә торган статус.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы «Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы» (ICYF) халыкара оешмасы тарафыннан 2014 елның октябрендә узган 2 нче Генераль ассамблеяда оештырылды. ИХО яшьләр башкаласы линиясе буенча чаралар комплексы идеясе ICYF әгъзалары булган яшьләр оешмалары делегатлары тарафыннан хупланды.