Татарстан Республикасы Дәүләт Советында югары уку йортлары һәм ссузлар студентлары арасында парламент дебатлары буенча турнир узды. Турнирда җиңүчеләр ИФО парламент дебатларында катнашачак.
Конкурста барлыгы 12 команда катнашты: КФУ, КДЭУ, КНИТУ, ТИСБИ, КИУ, КазГИК югары уку йортлары һәм ТИСБИ көллияте.
Катнашучыларга тәкъдим ителгән дискуссион мәсьәләләр арасында - видеоуеннарның балалар һәм яшьләрдә көч куллануны пропагандалавы; Россиядә балалар йортын картлар йорты белән берләштерерү, һ.б. Соңгы мәсьәләгә бәйле рәвештә, балалар кайгыртуны тоя алырлар, ә картлар гаиләле булу бәхетенә ия булырлар иде.
Жюри составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Яшьләр эшләре министр урынбасары Алла Кондратьева, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе җитәкчесе Динар Бариев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, ТР Яшьләр парламенты әгъзасы Ленария Мөслимова, «Россия яшьләр берлеге» Татарстан Республикасы оешмасы рәисе, ТР Яшьләр парламенты әгъзасы Элькин Искәндәров һәм башкалар керде.
«Дебатлар - ул республика яшьләре арасында һәрчак зур шау-шу тудыра торган чара. Ел саен без ачык дискуссияләрдә дә, парламент дебатларында да катнашу өчен дистәләгән гариза алабыз. Хәзер дебатларның генераль составы, ниһаять, тигезләште, 2010 елда катнашканымны хәтерлим, мин дебатларда бердәнбер кыз идем. Хәзер исә кызлар барлык яшьләр белән беррәттән чыгыш ясый, әле еш кына алардан уздыра да», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.