Бүген ТР Дәүләт Советында Идел буе федераль округының барлык 14 субъектының закон чыгару (вәкиллекле) органнары каршында яшьләр парламентлары Ассоциациясен булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина катнашты.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев яшь парламентарийларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, 2021 елның ноябрендә Түбән Новгородтагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган киңәшмәдә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре каралуын искәртте. «Ул вакытта төбәкләрнең яшьләр парламентлары эшчәнлеге мәсьәләләре исемлеген киңәйтү турында Карар кабул ителде, - дип билгеләп үтте ул. - Һичшиксез, иң мөһим бурычларның берсе-Яшьләр парламентларына закон чыгару инициативасы хокукы бирү. Безгә яшь парламентарийларның эшен оештыруда формальлектән читләшергә кирәк. Сезнең безнең федераль округның яшьләр парламентларын Ассоциациягә берләштерү турындагы тәкъдимегез әлеге хәрәкәтне активлаштыруга ярдәм итәр дип ышанам. Үз чиратыбызда без сезнең эшчәнлеккә дә ярдәм итәчәкбез».
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, яшьләрнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә катнашуы өчен Яшьләр парламентында эш тәҗрибәсенең әһәмиятен ассызыклады. «Хәзерге шартларда яшь парламентарийлар һәм җәмәгатьчелек өчен эшчәнлек кыры бик киң, - дип билгеләп үтте ул. – Киләчәктә яшь парламентарийлар еш кына җәмәгать оешмалары, башкарма, закон чыгару һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре вазыйфаларында үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Шуңа күрә бу процесска мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Татарстанда яшьләр сәясәте мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Идел буе федераль округының яшь парламентарийлары Ассоциациясен булдыру безнең хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам».
Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия парламентаризмында яшьләр канаты көчәю күзәтелә. «Көн тәртибенә федераль округның закон чыгару органнарының Яшьләр парламентлары Ассоциациясен булдыру мәсьәләсе чыгарыла, - диде ул. - бу закон проектын кабул итү өчен кирәк. - Бу инициативаның яшь парламентарийларның үзләреннән чыгуы аеруча куанычлы. Бу мәсьәлә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 63 нче утырышына чыгарылачак, анда без коллегалар белән бергә аны гамәлгә ашыру перспективаларын карыйбыз. Шулай ук без яшь парламентарийларга закон чыгару инициативасы хокукына ия булу идеясе буенча фикер алышуны дәвам итәчәкбез».
Бүген Идел буе федераль округы субъектлары закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары җитәкчеләре Идел буе федераль округы Закон чыгаручылары ассоциациясе координаторы Евгений Люлинга Идел буе федераль округында РФ субъектларының закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары Ассоциациясен булдыру турындагы мөрәҗәгатькә кул куйдылар.