19 мартта Татарстанда социаль ипотека буенча торак алуга 2022 елгы торак яшьләр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Бу хакта «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов сөйләде.
Республиканың яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-35 яшьлек гражданнар ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту мөмкинлегеннән файдалана ала.
«Конкурста иҗтимагый оешмалар активистлары, студентлар – яшьләр сәясәте проектларында катнашучылар, башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының яшьләр белән эшләү буенча белгечләре, мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы белгечләре катнаша ала», - дип аңлатты Кыямов.
Исәпкә кую өчен Татарстанда теркәлгән булу һәм айлык керемле булу, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кирәк. Гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан артык торак туры килмәве мөһим.
Исегезгә төшерәбез, социаль ипотека ставкасы үзгәрешсез кала һәм 7% тәшкил итә.
Конкурсның гариза бирү кампаниясе 2022 елның 27 июненә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат белән «Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә танышырга мөмкин.