РФ омбудсмены Татарстанның яшьләр сәясәте эшен бәяләде

2022 елның 18 марты, җомга

Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова килде.

Программа кысаларында РФ балалар омбудсмены «УРАМ» экстрим-паркында булды.

Бу мәйданчыкта Татарстанның яшьләр оешмалары - балалар оешмалары Советы вәкилләре, «Сәләт»  һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары белән очрашу узды.

Яшүсмерләр үз проектлары турында сөйләделәр, шулай ук төрле юнәлешләр буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Шулай ук «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге, «Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге һәм «Форпост» үзәге белгечләре белән очрашу узды.

Белгечләр яшьләрне психологик яктан тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә республика тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яшүсмерләр клубларының эшчәнлеге, яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдерелгән «СВОИ» һәм «Цифрлы гигиена» проектлары турында сөйләделәр.

Мария Алексеевна Татарстанның яшьләр сәясәте эшен уңай яктан билгеләп үтте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International