Яшьләр арасында закон чыгару инициативалары конкурсы башланды

2022 елның 18 марты, җомга

Бишенче «Парламент-2030» закон чыгару инициативалары конкурсы старт алды.Аның төп темасы -  икътисади куркынычсызлык һәм финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм парламент һәм хокук культурасын үстерүгә, яшь лидерларны ачыклауга һәм һәрьяклап әзерләүгә юнәлдерелгән.

Быел әлеге тематика буенча эшләрне 20 апрельгә кадәр онлайн-режимда alumni.magurt@gmail.com электрон адресына җибәрергә мөмкин. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

Номинацияләр һәм конкурс эшләренә карата таләпләр турында тулырак социаль челтәрләрдә белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International