«Профессионаллар лигасы»: Казанда Урта махсус уку йортларының студентлар узидарәләре лидерлары өчен белем бирү программасы уза

2022 елның 19 марты, шимбә

18-20 март көннәрендә Казанда Урта махсус уку йортларының студентлар узидарәләре лидерлары өчен «Профессионаллар лигасы» белем бирү программасы уза. Катнашучылары – республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән 111 профессиональ белем бирү оешмалары вәкилләре. Чара кысаларында мастер-класслар, тренинглар оештырылачак, Татарстанның җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар узачак.   

Проектның максаты - Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү факультетлары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген үстерүдә гомуми стратегия булдыру. Программа нәтиҗәсе буларак, студентлар үзидарәсе органнарын үстерү буенча методик материаллар эшләнеләчәк.

Программаны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International