«Татарстан волонтерлары»: иреклеләр хәрәкәтенә ничек кушылырга

2022 елның 25 марты, җомга

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Татарстан волонтерлары эшчәнлеге хакында «Аңлатабыз. Татарстан Республикасы» порталында турыдан-туры эфир барышында сөйләп узды. Чара модераторы – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фәзлиева.  

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында саны 93 597 кешене  тәшкил иткән 1247 иреклелек берләшмәсе эшли.

Республикада «Волонтер-дәвалаучылар», «Җиңү волонтерлары», «Чиста булачак» экология юнәлеше хәрәкәте,«Күңел белән яшь» исемле «көмеш» волонтерлар, спорт һәм социаль проектлар волонтерлары, «Мәдәният волонтерлары», Бөтенроссия коткаручылар студентлар корпусының Татарстан бүлеге, «Бөтенроссия Халык фронты яшьләре» кебек хәрәкәтләр үсә. 

Волонтерлар сафына теләгән һәркем керә ала. Моның өчен «Татарстан Республикасы мәгълүмати-ресурс үзәге»нә (Казан шәһәре, Ямашев пр., 1 нче йорт, 127 нче офис) мөрәҗәгать итәргә яки социаль челтәрләргә язарга кирәк.

#БЕЗБЕРГӘ проекты кысаларында, шулай ук, РФ субъектлары территорияләрендә ДНР һәм ЛНР җирлекләреннән килергә мәҗбүр булган кешеләргә гуманитар ярдәм җыю һәм тарату өчен бердәм төбәк үзәкләре ачык.

Казанда гуманитар ярдәм ноктасы 21 февральдән эшли башлады. 2 март көнне Татарстан Республикасыннан Ростов өлкәсе тарату үзәгенә гуманитар ярдәм белән 13 тонналык фура юл тотты. Кичә исә 55 тартма гуманитар ярдәм белән икенче фура оештырылып җибәрелде.

Гуманитар ярдәмне теләгән һәркем тапшыра ала. Штаб «Маяковский» иҗат үзәгендә урнашкан (Казан, Маяковский урамы, 24а йорты).

Үзәк штабтан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә югары белем бирү оешмалары базасында гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырылган.

Шулай ук, бу эштә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре дә читтә калмадылар һәм гуманитар ярдәм җыю буенча волонтерлык үзәкләре базасында эш алып баралар.

ЛНР һәм ДНРдан мәҗбүри рәвештә күченүчеләргә кирәкле гуманитар ярдәмнең тулы исемлеге Мывместе.рф сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International