Татарстан яшьләренә сезонлы эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 26 марты, шимбә

2022 елның 28 мартыннан 8 апреленә кадәр Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлегендә «Яшьләргә эш» work-туры узачак. Чаралар Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Мамадышта планлаштырыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Аңлатабыз. Татарстан Республикасы» порталында турыдан-туры эфир барышында сөйләде.

Work-тур кысаларында катнашучылар яшьләр өчен сезонлы эшләр исемлеге һәм «Яшьләргә эш» порталы белән таныша алачаклар, шулай ук студентлар отрядлары эшчәнлеге турында беләчәкләр.

Мәсәлән, җәйге чорда Татарстан яшьләренең җитештерү предприятиеләренә эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Алар арасында: «ПОЗиС» АҖ, «Майский» теплица комбинаты, «Горводзеленхоз», «СМП-Нефтегаз» АҖ, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башкалар. Шулай ук ТР, Кырым һәм Краснодар краеның балалар лагерьларында вожатыйлар булып эшләргә, пассажирлар вагоннарын озатучы булырга яки Камчатка краеның балык эшкәртү предприятиеләренә барырга мөмкинлек бар. Федераль төзелеш объектларында, шулай ук Кырым Республикасы һәм Краснодар крае кунакханәләрендә официантлар, барменнар, пешекчеләр, җыештыручы һәм кунакчыллык өлкәсенең башка хезмәткәрләргә буларак эшләргә мөмкин. Күп кенә объектларда бушлай яшәү, туклану, һөнәри белем бирү каралган.Шулай ук, юлда йөрү һәм дәвалану чыгымнарын каплау эш бирүче хисабына.

«Уңышлы эшкә урнашу. Нәрсәдән башларга?» work-тур кысаларында узачак чара студентларны эшкә урнашуның төп этапларына әзерләнергә ярдәм итәчәк: резюмены дөрес итеп язарга, әңгәмә узарга һәм көндәшлеккә сәләтле булырга.

Студентлар практикасы өчен җавап бирүче җирле эш бирүчеләр, уку йортларының җаваплы хезмәткәрләре вакытлыча эшкә урнашу һәм практика үтүнең заманча системасын камилләштерү алымнары буенча фикер алышачак форсайт-сессия планлаштырылган

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары кабул ителде. Яшьләрне эшкә урнаштыручы эш бирүчеләр дәүләт субсидиясенә дәгъва итә алалар.Федераль ярдәм чарасы 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алучы предприятиеләр һәм оешмаларга кагыла.  Бу-көллиятне, югары уку йортларын тәмамлаган, эш тәҗрибәсе булмаган яшьләргә, шулай ук Урта һөнәри яки югары белемсез яшьләргә ярдәм итү өчен эшләнелгән. Әлеге программа хисабына яшьләр эшкә тиз арада  урнашу мөмкинлеген ала.

Шулай ук, эш бирүчеләр, студентлар отрядларын эшкә урнаштырганда, РФ Салым кодексының 34 бүлеге нигезендә, салым ташламалары алалар (мәҗбүри пенсия иминиятенә 22% түләмәү мөмкинлеге).

Work-Тур турында актуаль мәгълүмат алу һәм студентлар отрядлары хәрәкәте белән танышу өчен оешманың социаль челтәрләренә,ә яшьләр өчен актуаль вакансияләр белән танышу өчен  «Яшьләргә эш» порталына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Исегезгә төшерәбез, Work-тур икенче тапкыр уза, узган ел проект республиканың 10 шәһәрендә гамәлгә ашырылды. 

«Яшьләргә эш» Work-турын уздыру тәртибе:

28 март – Тәтеш;

29 март – Чистай;

30 март - Лениногорск;

31 март - Бөгелмә;

1 апрель - Әлмәт;

4 апрель - Кукмара;

5 апрель - Алабуга;

6 апрель - Мамадыш;

7 апрель – Түбән Кама;

8 апрель – Яр Чаллы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International