Ринат Садыйков: «Язгы каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында 16 меңнән артык бала ял итәчәк»

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан лагерьларында язгы сәламәтләндерү кампаниясе старт алды

«26 марттан старт алган язгы каникуллар чорында Татарстанның балалар лагерьларында 16 155 бала һәм яшүсмерне (шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган балаларны) Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегенең 263 сәламәтләндерү оешмасында ял иттерү планлаштырыла», - дип ассызыклады яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков. Шәһәр читендәге 40 сәламәтләндерү учреждениесендә 5148 бала ял итәчәк, аларның 4407се - бюджет дотациясе буенча, 741е-коммерция нигезендә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган 223 көнлек лагерьларда 11007 кеше ял итә. Сменаларның юнәлешләре телләр, цифрлаштыру, спорт, иҗат һәм башка тематика белән бәйле булачак.

Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, балалар ялының иминлеген тәэмин иткән барлык чаралар күреләчәк.Бүгенге көндә балалар ялын оештыруга җәлеп ителгән барлык хезмәтләр исә көчәйтелгән эш һәм контроль режимына күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International