«Кризис ситуациясе белән эшләүдә биопсихосоцио-рухи якын килү»: Казанда психологлар өчен бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Казанда  «Кризис ситуациясе белән эшләүдә биопсихосоциорухи якын килү» темасы буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Конференция халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү төбәк концепциясе кысаларында оештырылды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2019 елдан психологик хезмәтләрнең ведомствоара эше гамәлгә кертелде. Бу психологик ярдәмнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Әлеге эшчәнлекнең координаторы вәкаләтләре Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына беркетелде.  Әлеге яңа юнәлеш буенча министрлык эшчәнлеге Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм системасының ведомствоара эксперт советы тарафыннан җайга салына, аның рәисе Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Бөтендөнья системалы кризисы шартларында еш кына кешеләр тормышында төрле дәрәҗәдәге кризис хәлләре килеп туа: шәхси, шәхесара, гаилә, коллектив, иҗтимагый.

Хәзерге шартларда, яшенә һәм социаль хәленә карамастан,  һәр кеше диярлек теге яки бу кризис хәлендә калырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә ул югары квалификацияле психологик һәм психотерапевтик ярдәмгә мохтаҗ.

Ведомство психологик ярдәмнең практик психологлары һәм психотерапевтлары кризис ситуациясе белән эш итүдә һөнәри компетенцияләрне камилләштерү турында сорый алалар. Конференция кысаларында кризис ситуациясе белән эшләгәндә, биопсихосоциорухи алымны куллану  мәсьәләсен тикшерделәр.

«Психологлар психотерапевтлар хезмәте елдан ел мөһимрәк була бара. Безнең өчен һөнәри ярдәмнең һәркем өчен мөмкин һәм югары профессиональ дәрәҗәдә булуы мөһим, шуңа күрә Казан Дәүләт медицина академиясенең көнүзәк мәсьәләләре буенча ел саен конференцияләр үткәрү инициативасы хуплана. Татарстан Республикасы психологик берләшмәсе үзен иң актив эшләүче итеп танытты. Чынлап та, безнең психологлар даими рәвештә үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр һәм бөтен Татарстан халкына югары квалификацияле ярдәм күрсәтәләр», - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Конференциядә фәнни һәм һөнәри психологик җәмәгатьчелек вәкилләре, психотерапевтлар, ярдәм итүче һөнәрләр белгечләре катнашачак. Спикерлар буларак Татарстан Республиксы, шулай ук Чехия галимнәре һәм  практикларының чыгыш ясавы көтелә.

Үз чиратында,  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева ел саен психологик ярдәм системасы торышы турында мониторинг үткәрелүе һәм елдан ел психология өлкәсендә эшләүче белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм алар өчен һөнәри мәйданчыклар булдыру мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Чараны оештыручылар: Казан дәүләт медицина академиясе, Татарстан Республикасы Бехтерев исемендәге клиник  психиатрия хастаханәсе, «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге»,  Казан шәһәренең яшьләр сәясәте учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International