Татарстан яшьләре 14 млн. сумнан артык грант отты

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2022 ел Мәдәни инициативалар Президент фондының грант конкурсына йомгак ясалды. Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1382 проект грант ярдәме алачак. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 14 млн. артык суммага гамәлгә ашырыла торган өч Татарстан проекты да әлеге исемлектә.

Җиңүчеләр арасында «re ' ACTOR» Арт-резиденциясенең иҗат эшлеклеләренә ярдәм итү программасы да бар. Проект 7 137 825 сумлык грант отты.  Бу-Татарстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерүнең беренче системалы программасы, аның төп идеясе яшь иҗат эшлеклеләрен, креатив индустрияләрнең булачак лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүдән гыйбарәт.

Гаризалар бирү  кампаниясе нәтиҗәләре буенча барлык юнәлешләр арасыннан 360 резидент сайлап алыначак. Резидентлар ай дәвамында әйдәп баручы экспертлар, креатив индустрия вәкилләре лекцияләрен тыңлаячак, шулай ук коллаборацияләрдә үз һәм гомуми проектлар эшләячәк.

Икенче проект - НУР халыкара медиа сәнгате фестивале (490 234 сум). Проект авторлары сүзләренә караганда, медиаарт җәмәгатьчелеген үстерү өчен фестиваль кысаларында медиабаратория һәм индустриянең әйдәп баручы спикерларыннан ачык лекцияләр булдыру планлаштырыла. Бу проектның мөһим өлеше, чөнки ул берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә.

Моннан тыш, фестиваль шәһәр халкы һәм кунаклары арасында цифрлы сәнгатьне популярлаштыруга ярдәм итә. Әлеге проект инсталляцияләр, белем бирү һәм музыка программалары ярдәмендә кешеләрнең заманча сәнгатькә карашын үзгәртә, кешеләр акылында мәдәни кодның яңа юлын формалаштыра.

Брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation» Халыкара турнирын үткәрүгә 2 805 234 сум акча бүлеп бирелгән. Бу Россиядә брейкинг һәм урам сәнгате буенча бердәнбер фестиваль, ул рәсми спорт чарасы дип саналмый, ә хип-хоп берләшмәсе өчен төп вакыйга булып тора.

Оештыручылар сүзләренә караганда, турнир үсеп килүче буынны заманча урам сәнгатенә (граффити һәм стрит-арт килешенгән диварларда) җәлеп итәргә, уңай тәҗрибә һәм аларның потенциалын һәм мәдәни үсешен гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар булдырырга, 10нан артык номинация буенча ярышлар уздыру юлы белән Россиянең иң көчле биючеләрен, рәссамнарын һәм диджейларын ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International