Ринат Садыйков: «Лагерьлар төзү һәм ремонтлау буенча яңа федераль программа балалар һәм яшьләр өчен сыйфатлы, заманча стандартларга җавап бирә торган мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк»

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Президент Владимир Путин балалар ялы өчен объектлар төзү буенча аерым программа эшләргә йөкләде. Тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган иде.

 «Балалар лагеры - балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү урыны гына түгел, ә социаль үстерү, тәрбияләү өчен дә әһәмиятле пространство. Инфраструктураны үстерү профильле сменаларны тоту сыйфатын арттыруга, балалар сәламәтләндерү лагерьларын профилактикалауга ярдәм итә. Татарстан җитәкчелеге һәрвакыт яшьләр сәясәте инфраструктурасына, аерым алганда, балалар ялы объектларына карата принципиаль позициядә тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә, 2019 елдан республикада «Җәй-балаларга» исемле балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы тормышка ашырыла», – дип билгеләп үтә министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков.

Әлеге объектларны ремонтлау гамәлдәге корпусларны капиталь ремонтлау һәм яңаларын төзү, спорт мәйданчыклары, медицина пунктлары һәм модульле корпуслар урнаштыру, коммуналь челтәрләрне яңарту эшләрен үз эченә ала.

«Җәй – балаларга» программасы кысаларында 2019 елдан 2021 елга кадәр 26 объектта 3,3 млрд.сумлык ремонт эшләре башкарылган. 2022 ел программасына 22 өлеш кертелгән, шуларның 12се – проект эшләү, 10 лагерь буенча - төзү – монтаж эшләрен башкару планлаштырылган.

Министр урынбасары ассызыклаганча, яңа федераль программа бу юнәлештә эшне көчәйтергә ярдәм итәчәк һәм яшьләр өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булдырырга - балалар һәм яшьләр өчен заманча стандартларга җавап бирә торган сыйфатлы мохит ясарга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International