28 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанның Тәтеш, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә «Яшьләргә эш» work-туры үтте. Беренче атна нәтиҗәләре буенча 400дән артык яшь кеше – югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты.
350дән артык яшьләр «Уңышлы эшкә урнашу: нәрсәдән башларга» эшлекле уенында катнаштылар. Мәйданчык кысаларында балаларны резюме төзергә, тиешле эш урынын сайларга, озату хаты җибәрергә һәм әңгәмә узарга өйрәттеләр. Иң актив 27 катнашучы 22 апрельдә Казанда узачак «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумына чакыру алды.
Work-турның мөһим өлеше форсайт-сессия булды. Әлеге блокта 66 эш бирүче һәм уку йортларының практик бүлекләре вәкилләре катнашты. Инде хәзер үк кертелгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча актив эш башлана, шул исәптән җирле предприятиеләр белән элемтәләр төзү һәм студентларны эшкә урнаштыру шартлары буенча фикер алышу.
Шулай ук work-турда катнашучыларны «Яшьләргә эш» порталы һәм студентлар отрядлары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Җәй көне студентлар хезмәт отрядлары составында эшкә урнашырга теләүләрен 60тан артык яшь кеше билгеләп үтте.
Киләсе атнада work-тур тагын 5 шәһәрдә - Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үтәчәк. Чара турында тулырак мәгълүматны студентлар хезмәт отрядларының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.
Белешмә өчен: узган ел Work-тур Татарстан Республикасының 10 шәһәр һәм районында узды. Анда меңнән артык яшь һәм 103 эш бирүче катнашты.