Татарстан яшүсмерләренең «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагерында бушлай ял итү мөмкинлеге бар

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

«Мәдәният» милли проекты кысаларында «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагерендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

«Лагерьлар Россиянең Киров һәм Самара өлкәләрендә, Татарстанда, Удмуртиядә һәм Мордовиядә узачак. Татарстанда проект Яр Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү комплексы территориясендә ике сменада гамәлгә ашырылачак. Һәр смена үзенә 500әр яшүсмерне кабул итәчәк. Анда республикадан, шулай ук башка төбәкләрдән килгән балалар да катнашачак», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

 «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагере яшьләрне һәм балаларны патриотик юнәлештәге  һәм рухи кыйммәтләрне тәрбияләүдә бик яхшы нәтиҗәле корал булып тора», - дип билгеләп үтте «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагерьлар дирекциясе җитәкчесе, «Эчке туризмны үстерү агентлыгы» директоры Анастасия Киселева.

Аның сүзләренчә, конкурс бөтенроссия буйлап үтә.Биредә 12-17 яшьлек һәр бала сайтта гариза бирә , үз портфолиосын куя һәм конкурс нигезендә лагерьга килә ала. Катнашу бушлай.

«Геройлар иле» проекты 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Тикшереп карау режимында ул өч субъект территориясендә старт алды, аларның һәркайсы 1400 баланы кабул итте. Бүгенге көндә проектта 14 200 катнашучы исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International