Казанда «Җиңү-2022» хәрби-спорт уены старт алды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанда «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы башланды.

Чарада Татарстан Республикасы Баш федераль инспекторы Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы, «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» Республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Александра Бородин, «Патриот» яшьләрне спорт-ватанпәрвәрлек һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов һәм башкалар катнашты.

Ачылу тантанасында ТР баш федераль инспекторы Виктор Демидов катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Җиңү» — Россия армиясе өчен бик әһәмиятле сүз.Сезгә Ватаныбыздагы традицияләрне сакларга, якларга һәм хөрмәт итәргә телим».

Сергей Погодин, үз чиратында, хәрби-спорт уены уза торган «Патриот» республика үзәген республиканың җыелма пункты булып торуын әйтте. «15 ел эчендә 130 меңгә якын егет һәм кыз шуннан хезмәт итәргә китте. Хәзер сез Ватанны сакларга әзерләнәсез. Ул-кеше тормышында иң әһәмиятлесе. Вакыт җиткәч, нәкъ менә шуннан сез РФ Кораллы Көчләренә чакырылачак. Россия һәрвакыт армия һәм флот белән көчле иде. Бу традицияне дәвам итү - безнең уртак эшебез. Ярышларда катнашучыларга уңышлар, яхшы спорт нәтиҗәләре, хәрби-гамәли спорт төрләрен, хәрби тарихны үзләштерүне телим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хәрби комиссары.

Республика этабында 10 команда - 100 кеше катнашты.

«Җиңү» уены 14 ел дәвамында үткәрелә, анда яшүсмерләр һәм патриотик клублар, Яшь Армия отрядлары, белем бирү учреждениеләре һәм кадет мәктәпләре командалары катнаша.

«Җиңү» хәрби-спорт уены-төрле патриотик берләшмәләрне, клубларны берләштерә торган әһәмиятле традицион чара. Уен командаларның әзерлеген күрсәтә алачак. Чара яшьләрдә патриотик аң, актив гражданлык позициясе нигезләрен формалаштыруны тәэмин итә торган патриотик тәрбия системасын камилләштерү максатларында үткәрелә. Җиңүче команда Бөтенроссия этабында Татарстан данын яклыячак. Исегезгә төшерәбез, узган ел республика данын Мамадыш районы командасы яклады, ул 5 нче урынга лаек булды», - дип билгеләп үтте Алла Кондратьева.

«Җиңү» уенын Татарстанда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы белән берлектә «Патриот» республика спорт-ватанпәрвәрлек һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International