«Яшьләргә эш» Work-туры Татарстан районнары буйлап сәяхәтен дәвам итә

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген Кукмара район мәдәният йортында «Яшьләргә эш» дип исемләнгән work-тур узды. Анда муниципаль районнан 100дән артык студент һәм мәктәп укучысы катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина катнашты.

«Студентлар хезмәт отрядларына, эшкә урнашуның төп тенденцияләре белән таныштырыр өчен сезнең районга килгән Work-тур командасына зур рәхмәт әйтәсем килә.  Сезнең, ихтияҗыгыз зур булган белгечлекләр турында белү мөмкинлеге бар һәм, бәлки, сезнең берәрегез, чыннан да, үз эшегезне табар һәм хәтта аның белән алга таба тормышын бәйләр»,-дип мөрәҗәгать итте Софья Мостафина катнашучыларга.

Форсайт-сессия кысаларында Татарстан яшьләрен эшкә урнаштыру системасын камилләштерү өстендә 19 җирле эш бирүче һәм уку йортлары вәкилләре эшләделәр.

«Тормышта эшләү, уку һәм, гомумән, күңел яткан җирдә кирәкле булу әһәмиятле. Студент отрядлары-нәкъ менә студент елларында ук үз теләкләре һәм күнекмәләре белән танышырга, күзаллауларны киңәйтергә һәм өстәмә катнаш һөнәр алырга мөмкинлек бирә. Сез предприятиегә Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә тулы штат хезмәткәре буларак урнаша аласыз. Һөнәрләр исемлеге бик киң. Бу көздә Татарстанда һәр яшь кеше үзе өчен уңайлы график буенча укырга һәм эшкә урнаша ала, хезмәт һәм укуны берләштерә ала һәм хәзер үк һөнәри өлкәдә үсеш мөмкинлеге ала», – дип билгеләп үтте «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International