Татарстанда «Хәтер вахтасы-2022» республика акциясе старт алды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Казанның Җиңү Паркында «Хәтер вахтасы - 2022» республика акциясен ачу тантанасы булды. Республиканың эзтабарлары, студентлар, мәктәп укучылары, яшьләр һәм ветераннар оешмалары вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган урыннарга эзләнү сезонына старт бирде.

Чарада Татарстан Республикасы баш федераль инспекторы Виктор Демидов, яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Марина Токинова, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең Татарстан төбәк штабы башлыгы, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Александр Бородин, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Сергей Старостин, «Патриот» республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов һәм Татарстан Республикасы «Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев катнашты.

«Татарстан Республикасында 64 эзләнү отряды эшли, алар ел саен сугыш урыннарында эзләнү экспедицияләрендә катнаша, архивларда эшли һәм патриотик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 2021 елда Татарстан эзтабарлары 492 совет сугышчысының җәсәдләрен таптылар, үлем медальоннары һәм бүләкләре буенча аларның 8сенең исемнәре билгеләнде»,-дип билгеләп үтә «Ватан» берләшмәсе» яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараны оештыруда, әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Бөтенроссия мәгълүмат-эзләнү үзәге белгече Рәфыйк Сәлахиев Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Эзләү сезонын ачу тантанасыннан соң Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» РОО эзләү отрядлары командирлары советы үтте. Совет барышында 2022 елда планлаштырыла торган эзләнү эшләрен һәм чараларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.

Республика «Хәтер вахтасы-2022»не ачу тантанасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International