6 апрельдә «Урам» экстрим-паркында «Кадрлар резервы. Республика командасы» республика проекты ачылу үтә. Проект 2009 елдан башлап төбәкара «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе иҗтимагый оешмасы» белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Кадрлар резервы» ул — озак сроклы үстерешле программа. Ул Татарстан Республикасы яшьләренә үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә
Бу елда оештыру комитетына Татарстан Республикасының 44 районыннан 1266 гариза килде. Кандидатларның уртача яше 22,5 яшь. Гариза бирүче кандидатларның күбесе 18 яшьлекләр. Гариза бирүчеләрнең яртысы 20 яшькә кадәргеләр, икенче яртысы 20 яшьтән өлкәнрәкләр.
9.30да конкурсның яңа сезоны ачылу үтә. Аның кунаклары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов һәм «Иҗади яшьләр академиясе» президенты Никита Баталов.
Тантанада катнашучылар: «Кадрлар резервы» республика проекты конкурсының сайлап алу туры процедураларын уңышлы үтүчеләр.Эксперт комиссиясе Татарстан Республикасының 15 муниципалитетыннан 123 катнашучыны(1266 претендент арасыннан) сайлап алды.
Беренче очрашу 2022 елның өстенлекле бурычларына багышланачак.
14:30да KazanExpress директоры Линар Хөснуллин белән «А ноктасыннан Б ноктасына» Open talk үтәчәк.
Белешмә.
12 ел эчендә проектта барлыгы 12600дән артык кеше катнашты. 2170 кеше укулар, өйрәнүләр үтте. 210нан артык кеше Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнарга эшкә чакырылды. 260тан артык катнашучы һәм проект финалистлары промышленность предприятиеләренә һәм коммерция секторларына эшкә урнашты. 75 проект тормышка ашырылды. 2350дән артык социаль акцияләр гамәлгә ашырылды, 350дән артык интерактив-белем бирү чаралары үткәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елгы форум кампаниясендә проектның төрле сезоннарын тәмамлаучылар 4 401 700 сумлык грантлар оттылар.
Проектта катнашучылар арасында АНО «Спорт проектларын гамәлгә ашыру үзәге» директоры Алёна Комарова, Татарстан Республикасы дәүләт советы каршындагы Татарстан Республикасы яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге башлыгы Илшат Яббаров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы координаторы Айрат Сөнгатуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов, «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге»генераль директорының беренче урынбасары Наилә Шакирова, Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм башка бик күпләр бар.