9 апрельдә Татарстан Республикасы халкы унынчы тапкыр Тоталь диктант яза

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Традиция буенча 9 апрель көнне 14.00 сәгатьтә дөньяның 70 илендә 1000нән артык шәһәрдә бер үк вакытта рус теленнән тоталь диктант язу узачак.

Диктант-2022 авторы – рус язучысы, шагыйрә, мөхәррир, тәрҗемәче, сценарийлар төзүче Марина Степнова.Махсус шушы акция өчен ул хикәя язган.

«Тоталь диктант өчен хикәя яза башлаганчы ук, мин вакыйгаларның XIX гасырга караганлыгын күзалладым, чөнки соңгы китабымны язып бетерсәм дә, андагы вакыйгалар эчендә һаман кайный идем әле. Шул чорда Воронежда Платоновский фестиваленә бардым. Шәһәргә чын-чынлап гашыйк булдым. Вакыйгалар барачак урын шулай билгеләнде. Әсәрнең идеясен билгеләү авыр булды. Монда мәхәббәт ярдәмгә килде: диктантта катнашучылар XIX гасыр ахырында  Воронежда яшәүче, үзенең беренче мәхәббәте белән очрашуга барырга әзерләнүче яшүсмер турында язачаклар»,- ди хикәя авторы.

Татарстан Республикасында рус теленнән диктантны республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында 1000нән артык мәйданчыкта язарга мөмкин булачак. Үзеңә уңайлы мәйданчыкны totaldict.ru.  айтында билгеләргә була. Теркәлү 10 көн алдан – 30 мартта  башлана.

Казан шәһәрендә диктант язу түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла: А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Диктантны яздыру өчен танылган шәхесләр: актерлар, җырчылар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре.

 Махсус әзерләнгән мәйданчыкларда чит ил студентлары TruD тест язачаклар. Бу – кыскартылган диктант һәм рус теленнән тест. TRuD өчен үзәк мәйданчык - Татарстанның Халыклар дуслыгы  йорты.

Диктантны филолог- экспертлар тикшерәчәк.

Акцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән  Татарстан Республикасы «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе,

Мәгълүмати белешмә:

Тоталь диктант – ел саен ирекле үткәрелә торган акция. Анда теләге булган  һәр кеше катнаша ала.

Акциянең максаты - үзенең грамоталылыгын тикшерү, хәзерге дөньяда белемле булу һәр кеше өчен бик мөһим булуын күрсәтү; рус теле, милләтара аралашу теле буларак, рус теленең матурлыгы, аның күпкырлы булуы белән  һәм бөек рус әдәбияты белән кызыксынучыларны берләштерә.

2021 елда Татарстан Республикасында диктантны 974 мәйданчыкта 19824 кеше язды. Россия шәһәрләре арасында диктант язучылар  саны буенча Казан икенче урында тора. Казанда 6055 кеше, Санкт-Петербургта- 5293, Новосибирскида-3004, Мәскәүдә 7200 кеше диктантта катнашкан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International