#БЕЗБЕРГӘ проекты кысаларында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә ДНР һәм ЛНРдан күченергә мәҗбүр булган кешеләр өчен гуманитар ярдәм җыю һәм тарату буенча бердәм региональ үзәкләр үз эшен дәвам итә, шул исәптән Татарстанда да.
Ярдәм җыю буенча гуманитар штаб бу ялларда Татарстанга килгән күченүчеләргә дә ярдәм итәчәк. Волонтерлар инде бүген үк Лаеш районының «Санта» шифаханәсендә күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларының берсендә булдылар. «Яшь гвардия» активистлары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының башлангыч гаризасы буенча әзерләнгән әйберләр, кием-салым алып килделәр.
«Бүгенге көндә волонтерлар гуманитар ярдәмне барлау белән шөгыльләнә. Алар арасына «Волонтер-дәвалаучылар» төбәк бүлекчәләре, «ГХФ», «Яшь гвардия» һәм башка иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә. «Красный крест» вәкилләре психологик ярдәм күрсәтәләр. Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру да мөһим өлеш булып тора. Шулай ук, «Яшь гвардия» активистлары ДНР һәм ЛНРдан күченеп китәргә мәҗбүр булган балалар өчен вакытлыча урнаштыру пунктларында уен бүлмәләре булдырачак. Беренче бүлмәне бу җомгада «Ливадия» шифаханәсендә ачачаклар. Мәдәният волонтерлары шулай ук күңел ачу чаралары әзерлиләр һәм тиздән бу эшкә башка хәрәкәтләр дә кушылачак. Хәзер без бергә булырга һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тиеш», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәмне барлык теләүчеләр тапшыра ала. Казанда штаб «Маяковский» иҗат киңлегендә (Казан ш., Маяковский ур., 24а йорт) урнашкан.
Волонтерлар үз эшчәнлекләрен «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» төбәк проекты кысаларында алып баралар.