Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы узачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның төп мәдәни вакыйгаларының берсе – «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең Гала-концерты. Анда катнашучыларны 9-13 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак суперфинал билгеләячәк.

Суперфинал «Уникс» та бу шимбәдә, 9 апрельдә 11.00 сәгатьтә ачыла.

Бөтен республиканың иң талантлы балалары сәләтләрен җиде номинациядә күрсәтәчәкләр: «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «җырда иң яхшы музыка», «иң яхшы җыр тексты» һәм «иң яхшы видеоклип».

Алар барысы да проектның ун зона этабында сайлап алу этабын уздылар инде. Сайлап алу турларында катнашкан 20 меңгә якын баланың 5,5 меңе Казанда очрашачак.

 «Мөгаен, иң зур фаҗига шундадыр: Аллаһы Тәгалә кешегә талант бүләк итә, ә кеше исә  иҗатыннан файдаланмый. Менә шул рәвешле, Татарстан «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте йөзендә аның өметен аклый торган структураны булдырды. Безнең балалар-безнең цивилизациянең генофонды, ә аның артында исә – безнең киләчәгебез», - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Ул ассызыклаганча, республика районнары башлыклары корпусы фестиваль хәрәкәтен финанслау күләмен арттырды, чөнки аның вәкилләре анда «Киләчәк»фонды»н формалаштыруда зур потенциал күрә».

Егет-кызларга КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында (14 апрель) һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (22 апрель) узачак Гала-концертларда чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Сәхнәләрдә җиңүчеләр, шулай ук быел гына ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан гамәлгә куелган «Милли мәдәниятне саклау өчен» махсус бүләгенә ия булучыларның исемнәре билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International