31 марттан башлап кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сатыла башлады. Бүгенге көндә безнең республикадан 4 туроператор программага әзерлекнең төп этапларын узды. Әлеге туроператорлар бердәм федераль реестрда тора.
Эш механизмы: ата – ана балага «Мир» картасы ярдәмендә балалар лагерена юллама сатып ала; биш көн дәвамында әлеге картага яңа сатып алынган юлламалар өчен тотылган акчаның 50% ы кире кайтарыла, әмма ул 20 мең сумнан артмаска тиеш; бер балага йөрү күләме чикләнми-сменаларның теләсә кайсысына барырга була. Кешбэк алу өчен һәр сәфәр өчен аерым транзакция үткәрергә кирәк; берничә балалы гаиләләр өчен сатып алынган юлламаның яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.
«Бүгенге көндә кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына 1000нән артык юллама сатып алынган. Быел ике яңалык бар: программа балаларны лагерьларга инде 1 майдан ук җибәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук, программага чатырлы лагерьлар да кертелгән», - дип билгеләп үтә министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков.
Исегезгә төшерәбез, узган ел программа эше барышында Россия буенча якынча 10 млрд.сумлык (2,3 мең лагерьдан артык) юлламалар сатылган. Кире кайтару суммасы 5 млрд. сумга якын тәшкил итте. Татарстанлылар якынча 400 млн. сум (36 мең юллама) кире кайтарган.
Тулырак мәгълүмат белән «Җәй» РҮ сайтында танышырга мөмкин.