8 апрель 17.45 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы #ЖильёМолодымРТ проекты буенча YouTube каналында турыдан-туры эфир үткәрәчәк. Эфир яшьләргә Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы торак сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән.
Турыдан – туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖнең («ташламалы ипотека», «гаилә ипотекасы», сатып алу һәм рефинанслау өчен, «авыл ипотекасы») федераль торак проектлары тәкъдим ителәчәк. ТР Дәүләт торак фонды белгечләре ТР ДТФ ташламалы ипотека системасында «яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (28.5 елга кадәр еллык 7%) һәм торак бәясенең 10% ын беренчел кертем белән), яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 35% ы – «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидияләре турында сөйләячәкләр.
Турыдан – туры эфир кысаларында 8 апрельдә барлык катнашучылар һәм тамашачылар ТР Яшьләр эшләре министрлыгының YouTube каналында яшьләргә торак шартларын яхшыртуда федераль һәм республика чаралары буенча экспертларга һәм белгечләргә үз сорауларын бирә алачаклар.