М. И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең VII республика фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул ителә

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

19 апрельдә «Сәләт» йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу көнне конференция ачылышы, секцияләр эше, катнашучылар өчен фәнни мастер-класслар уздыру һәм призерларны бүләкләү булачак.

Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

1. Галәм, Җир шары һәм табигать турында фәннәр (физика, химия, биология, экология).

2. Җәмгыять һәм кеше турында фән (тарих, икътисад, социология, психология, татар теле, татар әдәбияты).

3. Тасвирлау, модельләштерү һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика).

Конференциядә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эш индивидуаль тикшеренү проекты буларак тәкъдим ителергә мөмкин, шулай ук соавторлыкта язылган (3 кешедән артык түгел). Эш фәнни җитәкче белән берлектә язылырга тиеш.                                 

Конференциядә катнашу өчен, 2022 елның 21 февраленнән 6 апреленә кадәр selet.biz сайтында теркәлү узарга, ә тезислар һәм тикшеренү эшен fansar@selet.biz электрон почтасына җибәрергә кирәк. Һәр документ аерым файл белән беркетелә, файлның исеме үз эченә авторның фамилиясе(ләре)н алырга тиеш.   

Секцияләрнең эксперт советы хисаплары нигезендә конференция җиңүчеләренә һәм лауреатларына билгеләнгән үрнәктәге махсус дипломнар һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Конференциядә катнашучыларның барысы да конференциядә катнашу турында сертификатлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International