Татарстанда 20 меңнән артык кеше «Тоталь диктант» язды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне 14: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасында 20 меңнән артык кеше «Тоталь диктант» акциясенең 1000нән артык мәйданчыгында рус теле буенча диктант язды. Мәйданчыклар исемлегенә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм башкалар кергән иде.

Диктант – 2022нең авторы – рус язучысы, шагыйрә, редактор, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова. Махсус әлеге акция өчен ул тулы бер хикәя язды.

Эшләрне республиканың танылган филологлары тикшерде. Казан мәйданчыклары диктантын тикшерүдә бер үк вакытта 50дән артык филолог катнашты.

Акциядә катнашучылар үз бәяләрен totaldict.ru рәсми сайтының шәхси кабинетларында бер ай эчендә белә алачаклар. Әлегә нәтиҗәләрне эшкәртү һәм сайтка теркәү бара.

Татарстан Республикасында акцияне  Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан Республикасының «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.

Тоталь диктант турында белешмә:

2021 елда Татарстан Республикасында диктантны 974 мәйданчыкта 19 824 катнашучы язган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International