«Яшьләргә эш» work-турында 1000 якын студент катнашты

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Яшьләргә эш» work-туры узды. Команда республиканың 10 муниципаль берәмлегендә - Тәтеш, Чистай, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Кукмара, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама һәм Яр Чаллы җирлекләрендә булды.

Быел анда 1000гә якын студент һәм мәктәп укучысы катнашты. Аларга Татарстанда һәм аннан читтә сезонлы эш вакансияләрен тәкъдим иттеләр.

«Уңышлы эшкә урнашу. Нәрсәдән башларга?» эшлекле уены кысаларында яшьләр эшкә урнашуның төп этапларын үтү буенча практика уздылар -  резюме төзү, вакансияләр сайлау, әңгәмә узу.

Проект остаханәсендә 100дән артык кеше катнашты. Инде хәзер үк алар грант проектларына гаризалар  әзерли башладылар. Иң популяр идеяләр арасында – муниципалитетларда яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалы өчен ачык киңлекләр булдыру, экологик проектлар һәм «катлаулы» яшүсмерләр белән эшләүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чаралар үткәрү.

 «Яшьләргә эш» Work-турыТатарстан шәһәрләрендә инде икенче ел үтә. Чараның төп максаты-яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерү: төп проблемаларны ачыклау, хезмәт базарында яшьләрнең конкуренциягә сәләтен арттыру һәм эш бирүче белән студент арасында мөнәсәбәтләр урнаштыру. Бу яшьләр өчен үз-үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карарга һәм үз тормышыңны табарга тагын бер мөмкинлек.Иң мөһиме – студентларга сезонлы яки сыгылмалы график буенча эш тәкъдим ителә», - дип билгеләп үтә министр урынбасары Софья Мостафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International