Казанда «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналына узган катнашучыларның конкурс номерларын тыңлау бара.
«УНИКС» концертлар залында һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә проектның гала-концертларында (14 апрель) һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (22 апрель) чыгыш ясау өчен иҗади көрәш башланса да, анда сәхнәнең әйдәп баручы белгечләреннән мастер-класслар өчен дә урын табылды.
Әйтик, кичә кич белән Арт-резиденциядә профессор, заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, «Виктория» Россия милли музыка премиясе академигы, Беренче канал музыка проектлары вокаль педагогы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Марина Полтева «Вокал-соло» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләре вәкилләренә үз тәҗрибәсен бәян итте, шулай ук балалар белән бергә сәхнәдә төп хаталарны төзәтергә тырышты.
«Мин республика фестиваль хәрәкәтендә инде беренче ел гына тормыйм, шуңа күрә башкару дәрәҗәсе артканнан арта бара дип әйтә алам. Өстәвенә, Казанда гына түгел, республика башкаласыннан читтә дә күзәтелә бу күренеш. Репертуарның төрлелеге шатландыра - без эстрада стандартларын гына түгел, ә татар, рус, чуаш, башкорт, удмурт һәм башка халык музыкаларын да ишетәбез», - дип фикерләре белән уртаклашты Марина Полтева.
«Россиядә мондый фестивальләр юк, һәм мин бу тәҗрибәне төбәк чикләрендә генә түгел, бөтен Россия буенча таратырга кирәк дип саныйм. Бу гамәлдәге «Евровидение» конкурсына үзгә бер җавап булыр иде», - ди педагог.
«Район башлыкларына аерым рәхмәт әйтәсе килә, аларның иҗади берәмлекләргә битараф булмаулары сизелә», - дип билгеләп үтте Полтева.
«Мастер-класслар-фестивальнең иң мөһим өлешләренең берсе, чөнки нәкъ менә биредә балалар чыгышларның җитешсезлекләренә игътибар итә һәм аларны сәхнәгә чыкканчы төзәтә ала. Ә остазлар исә һөнәри тәҗрибәгә ия», - дип йомгаклады Марина Полтева.
Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.