Бүген Түбән Новгородта Идел буе федераль округы иҗтимагый фикере лидерларының шәхси үсеше буенча «Үзгәреш лидерлары» белем бирү программасының чираттагы этабы башланды. Проектның икенче этабында Татарстаннан ике активист катнаша.
«Бүген яшьләр өчен бик күп төрле мөмкинлекләр тудырыла. Бу проект яшьләргә ярдәм итүдә шундый механизмнарның берсе булып тора. Яшьләр белән эшләүче һәм республикабыз яшьләре белән хезмәттәшлек итүче буларак, минем өчен бу бик файдалы тәҗрибә. Беренче чиратта, бу башка төбәкләрдән килгән коллегалар белән танышу, социаль проектларны тормышка ашыруда катнашу һәм республика масштабында кызыклы идеяләрне тарату мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге директоры урынбасары Кадрия Бугрова.
Проект потенциаль лидерларның актуаль һөнәри осталыклары спектрын укытуга һәм программаның иң уңышлы тыңлаучыларын киләчәктә төбәкара яшьләр сәясәтен үткәрүче буларак сайлап алуга нигезләнгән күптармаклы белем бирү курсыннан гыйбарәт.
Өченче сессия 24-27 майда Татарстан Республикасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы корпоратив университеты базасында планлаштырылган. Уку нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы курслар үтүен раслаучы дәүләт дәрәҗәсендәге документ алачак.
«2021 елда «іВолга» масштаблы форумы кысаларында «Үзгәреш лидерлары» белем бирү программасын булдыру идеясе туды. Ул Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тарафыннан яклау тапты. Хәзерге вакытта без, тәҗрибәне төрле төбәкләргә тарату өчен, яңадан-яңа аудиторияләрне җәлеп итеп, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен үстерүдә алга барабыз. Иң яхшы катнашучылар Түбән Новгород һәм Татарстан Республикасында белем бирү программасын дәвам итәчәкләр, - диде Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев. - Безгә сәясәт алып бара, үз командаларыбызга тарафдарларны җәлеп итә белгән, җәмгыять тормышында барган процессларны мәгълүмати яктырту сәләтенә ия булган яшь кешеләр кирәк. Без белем бирү программасын уздыру тыңлаучыларда Идел буе федераль округында көчле граждан җәмгыятен үстерү өчен уникаль компетенцияләр булдырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез».