«Бу гаҗәеп тәэсирләр кичәсе булды»,-дип фикерләре белән уртаклашты «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә булганнан соң «Россия-Культура» телеканалы директоры урынбасары Виктория Кривицкая.
Сүз режиссер Рәшит Заһидуллинның «Ерактагы йолдыз яктысы» куелышы турында барды. Аның әсәренең үзәгендә-татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан образы, аның тормыш юлы, хатынына һәм үз халкына тугры мәхәббәте, язмышның сынаулары, өметләр. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты призмасы аша спектакльдә репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты языла.
«Элегрәк минем шагыйрь Хәсән Туфан турында ишеткәнем булган иде. Резиденция диварларындагы спектакль турында белгәч, мин аның тормыш юлын ни рәвешле сәхнәдә чын-чынлап тамашачылар йөрәгенә кагылырлык итеп тормышка ашырырыр идем икән дип уйладым. Режиссер репрессия дәһшәтләре турында сөйли алды, шул ук вакытта моны югары сәнгатьле, театрлы итә алды», - дип сөйләде Кривицкая.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, үз чиратында, спектакльнең үсеп килүче буын өчен бик файдалы булуын билгеләп үтте.
«Спектакль 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен аеруча актуаль. Әлеге категория өчен әлеге спектакльне трансляцияләү зарурлыгына ышанам. Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәтне хуплап, теләсә нинди сынаулар үткәргән кеше язмышы үрнәге булыр иде», - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, Виктория Кривицкая Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Ул бу көннәрдә узучы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында жюри әгъзасы булып тора.