Мәскәүдә «Интурмаркет» халыкара күргәзмәдә «Кунакчыллык осталары» россиякүләм конкурсының яңа сезоны башланды. Бу конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты. Конкурста катнашучыларны дүрт яңа махсус юнәлеш, грантлар, илнең туристлык потенциалының бер өлеше булу мөмкинлеге көтә.
Конкурс бу яңа сезонда Россия Федерациясе туризм индустриясен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен гаризаны Россиянең балигъ булган һәр кешесе welcomecup.ru сайтында 2022 елның 25 апреленә кадәр бирә ала.
«Бүген без «Кунакчыллык осталары» конкурсының өченче сезонын башлыйбыз. Ике сезонда без илнең төрле почмакларыннан 50 меңнән артык гариза алдык. Россиянең 73 төбәгеннән 139 катнашучы җиңүче булды. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар, федераль ведомстволар һәм бизнестан ярдәм алдылар. Индустрия бүген яңа идеяләр һәм эчке туризмны үстерү теләге булган кешеләргә мохтаҗ. Яңа сезонда конкурс дүрт төп юнәлешкә бүленде: «Кунакчыллык индустриясе менеджерлары», «Туризмда стартаплар һәм яңа идеяләр», «Территорияләр үсеше», «Туризмның киләчәге». Катнашучыларга үз юнәлешләре буенча эссе язарга, үз проектын тәкъдим итәргә, туризм өлкәсендә экспертлар белән әңгәмәдә катнашырга туры киләчәк. Шулай ук бу сезонда конкурс кысаларында Россия буенча өстәмә чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Сездән гаризалар һәм яңа идеяләр көтәбез», - дип сөйләде «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директоры Алексей Агафонов.
Алексей Агафонов сүзләре буенча конкурс географиясе елдан-ел киңәя.
Конкурста туризм һәм сервис өлкәсендә эшләүчеләр, ресторан бизнесы, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсе проекты авторлары, студентлар, башка иҗади индустрия вәкилләре һәм бу һөнәри юнәлештә үзләрен сынап карарга теләүчеләр катнаша ала.
Конкурс җиңүчеләре туризм өлкәсендә сәясәтне билгели торган хакимият органнарының профильле эксперт советлары составына керү, профильле стажировкалар үтү, эшкә урнашу буенча тәкъдимнәр, конкурс партнерларыннан белем алу яки проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен грантлар алу, остазлык программасында катнашу, шулай ук үз инициативаларын оештыру, методологик һәм медиа ярдәм мөмкинлеге алачак.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Кунакчыллык осталары» конкурсы «Мәгариф» милли проектының «Социаль лифт – һәркем өчен» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.