Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференция режимында «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган X ачык республикакүләм телевизион иҗат фестивален оештыру комитетының утырышы узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры фестивальне оештыру комитеты рәисе Альберт Кәримов җитештерүдә, сәнәгать тармакларында эшләүче яшьләрнең дөньяга караш кыйммәтләрен формалаштыруда, шул исәптән хезмәтне популярлаштыруда фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте. 2021 елда гына да фестивальдә Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегеннән 180 предприятие, оешма учреждение катнашты.Барлыгы 1307 катнашучы булды.
Альберт Кәримов шулай ук проектның яңа буын кадрлар әзерләүдә, эшче һөнәрләрен популярлаштыруда, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуда мөһим функция үтәвенә басым ясады.
Проектның яңа сезоны 2022 елның 1 мартында башланды һәм 7 ноябрьгә кадәр барачак.
Фестивальнең юбилей сезонында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Гаризалар кабул итү 1 марттан 15 сентябрьгә кадәр узачак.
Зона туры Әлмәттә(30сентябрь - 1 октябрь), Түбән Камада(7-8 октябрь), Казанда(14-15 октябрь), Яшел Үзәндә(21-22 октябрь) үтәчәк. Сайлап алу туры җиңүчеләре суперфиналда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә очрашачаклар(4-5 ноябрь). Гала-концерт «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 7 ноябрьдә үтәчәк. Анда Гран-прига ия булучы җиңүче команда билгеле булачак. Шулай ук «Безнең заман герое» махсус призына лаек булучы команда билгеләнәчәк.
Моннан тыш, бу елда төп номинацияләрдән тыш, «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Визитка-презентация» яңа номинацияләр кертелә.
«Дирекия карары нигезендә бу елда «Зирәклек һәм мәгариф»номинациясе дә кертелә. Анда фестиваль хәрәкәтенә зур өлеш кертүче, хезмәт кешесен зурлаучы учреждение генераль директорлары, район башлыклары, шулай ук «Чәчәк ат,Татарстаным» иң яхшы клибы билгеләнәчәк.Быелгы проектның тагын бер яңалыгы шунда: һәр номинациядә Гран-при булдырылачак. Шуңа бәйле рәвештә гомуми приз фонды да артачак», - дип хәбәр итте фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Исегезгә төшерәбез: «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.