15-17 апрельдә Казанның ИТ-паркында «Tatar. Бу Хакатон» конкурсының финалы үтәчәк. Конкурста 8-11 сыйныф укучылары һәм программист, менеджер, тәрҗемәче, дизайнер, маркетолог юнәлешендә укучы студентлар катнаша.
Конкурс кысаларында катнашучылар когнитив технологияләр, өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре, мобиль эшләнмәләр, Web-эшләнмәләр, мультимедиа һ.б. кулланып, төрле юнәлештәге булачак продуктларның прототипларын эшлиләр.
Чара хакатоннар марафоны һәм «KAZAN DIGITAL LEGENDS» питч-сессияләре кысаларында уза.
Катнашучыларның эшләрен экспертлар бәяләячәк – алар составына ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Иннополис Университеты, «Татсофт» АҖ, «Сәләт» ТРМФ, «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ экспертлары керә.
Хакатонның гомуми приз фонды 300 мең сум тәшкил итә һәм җиңүчеләр арасында бүленә.Җиңүчеләр шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге алалар.