Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык югары белем бирү оешмалары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан югары уку йортлары дүрт проектны гамәлгә ашыру өчен 15,3 млн сум оттылар.
«Республика вузлары Росмолодежьның грант конкурсларында ел саен актив катнашалар. Бу студентлар яшьләренең үз - үзләрен иҗат, спорт, медиа, волонтерлык һ.б. юнәлешләр буенча күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килү механизмы», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Мәсәлән, Иннополис Университеты «STARTUPHOUSE UNIVERSITIES» индустриаль акселераторын үткәрүгә 1,8 млн сум отты. Акселераторда катнашучылар үз эшмәкәрлек проектларын булдыру юлы белән алган һөнәри күнекмәләрне үстерәчәкләр.
Казан дәүләт энергетика университеты ике проектны гамәлгә ашыру өчен 9 млн. сум отты. Беренче проект һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге белән бәйле (2,5 млн сум), икенче проект КВН хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән (6,5 млн сум).
«ТИСБИ» Идарә университеты интернат учреждениеләрне тәмамлаган студентлар өчен цифрлы грамоталылык буенча укыту семинарлары үткәрүгә 4,5 млн сум акча откан.
25 гыйнвардан 24 февральгә кадәр 354 вуздан конкурска 2 422 проект керде. Катнашучыларның гаризаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча игъланда беркетелгән конкурс кагыйдәләренә туры килү-килмәүне тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 249 проект белән вузларның 310 гаризасы расланган һәм эксперт бәясенә кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Росмолодежь Яшьләр инициативаларының грант конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасына керә. «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды.