Белем алуга миллион сум, «Артек»ка юллама, Россия буйлап сәяхәт һәм әйдәп баручы компанияләрдә стажировка узу – боларның барысы да «Озын тәнәфес» конкурсының иң яхшы катнашучыларын көтә.
«Оын тәнәфес»нең беренче этаплары дистанцион рәвештә уза, катнашучылар шәхес тибына, интеллект төренә һәм эрудициягә тест уза алачак. Югары сыйныф укучылары өчен турыдан-туры катнашу ярымфиналлары барлык федераль округларда узачак, ә укучылар конкурсының финаллары «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында узачак. Урта һөнәри белем бирү студентлары арасында финал, традициян саклап, ноябрь аенда Түбән Новгородта узачак.
10 нчы сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес»нең җиңүчеләре итеп 300 кеше табылачак, алар белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алачак. 8-9 сыйныф укучыларының 300енә-белем алу һәм үсеш өчен 200әр мең сум тапшырылачак. Көллиятнең чыгарылыш курс студентлары арасындагы конкурста 300 кеше җиңүче итеп билгеләнәчәк, алар 1әр миллион сум алачак. 1-2 курс студентларына исә белем һәм үсеш яки стартап җибәрү өчен 200 әр мең сум акча бленеп биреләчәк.
5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес»нең 300 җиңүчесе махсус поездта Россия буйлап сәяхәткә китә алачак.
Конкурсның өченче сезонында Россия мәктәп укучыларыннан тыш, ватандашлары – рус телен ирекле белүче чит ил гражданнары да катнаша ала.
«Озын тәнәфес»нең 3 сезонында 12 юнәлештә абсолют җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар проект партнерларыннан призлар, шулай ук Россиянең алдынгы компанияләрендә стажировка уза алачак.
Катнашучыларны теркәү махсус платформада ачык: 5-7 сыйныф укучылары өчен - 17 майга кадәр, 8-10 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен – 10 июньгә кадәр, чит ил гражданнары өчен – 2022 елның 1 маена кадәр.
«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.