«Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар Татарстанга юл тоттылар

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

 Туризмны үстерү программасы кысаларында «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы, «Гыйлем» Россия җәмгыяте, туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм), яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Больше, чем путешествие» программасы кысаларында Татарстанга сәфәр оештырылды. Белем бирү блогы кысаларында катнашучылар ил картасында иң яшь шәһәр – Иннополис шәһәрендә булдылар. Биредә алар «шәһәр эчендәге шәһәр»дә ни рәвешле киләчәкнең яңа архитектурасы идеяләре тормышка ашырылганны, IT-белгечләренең ничек яшәгәнен күрделәр, шулай ук аларның робототехника өлкәсендәге эшләнмәләре белән таныштылар.

Сәяхәттә катнашучылар өчен «Иннополис» фән шәһәренең үзәк мәйданчыгында «Регионны алга этәрү һәм үстерү өчен төп ресурс буларак инновацион технологияләр үсеше» темасына лекция уздырылды. Катнашучылар хәзерге вакытта дөньяда булган алдынгы технологияләр белән таныштылар, шулай ук аларны практикада ничек кулланырга һәм чынбарлык тормышка җайлаштырырга мөмкин икәнлегенә инандылар.

«Яшьләр аудиториясенең инновацион юнәлешләр белән кызыксынуы көннән-көн арта бара, чөнки бу юнәлештәге һөнәрләр дә популярлаша. Әлеге сәяхәт ярдәмендә без яшьләргә мондый технологияләрне реаль тормышка ничек кертергә һәм җайлаштырырга кирәклеген күрсәтергә теләдек. Балалар робот-китерүчеләр белән таныштылар, пилотсыз очкычны сәламләделәр, киләчәк шәһәре темасына ачык әңгәмәдә катнаштылар. Турда катнашучылар алган белемнәрен практикада кулланыр дип өметләнәм», – дип сөйләде «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының туризм һәм медиа өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Иван Шулюпин.

Сәяхәт кысаларында катнашучылар шулай ук татар халкының мәдәнияте, музыка, аш-су, татар әби-бабасы белән таныштылар, Татарстанга гына хас сувенирлар турында сөйләделәр. Балалар өчен чалма бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Соңгы көнне балалар Свияжск утравына бардылар, «Стрелецкие забавы» интерактив программасында катнаштылар һәм Россиядә бердәнбер булган «Татар бистәсе» Агач археологиясе музеенда булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International