«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә беренче җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде

2022 елның 15 апреле, җомга

КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең грандиоз Гала-концерты тәмамланды. «Йолдызлык»ның иң талантлы балалары сәхнәдә чыгыш ясадылар һәм киң аудиториягә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

«Кабаттан бу сәхнәдә тору бик күңелле. Минем өчен проектта катнашу быел беренче булды. Мин дүрт зона этабында булдым. Шунысын әйтергә кирәк: бу искиткеч тәҗрибә иде. Талантлы балаларыбызның әти-әниләренә, музыкаль җитәкчеләргә, район башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Дмитрий Александрович Туманов-сез башкарган эшләрегез өчен баш иябез. Сез республика районнарының иң талантлы балаларын табасыз һәм Казанга килергә һәм шәһәрнең төп мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирәсез», - диде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.

Сайлап алу турларын уздыру вакытында жюри әгъзалары тарафыннан 21 мең иҗади номер карап тикшерелде. «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз талантларын күрсәттеләр.

«Бүген бу сәхнәдә чын-чынлап яшьлек бәйрәме башлана. Без бу ел проектының беренче нәтиҗәләрен күрәбез. Безнең күз алдында яңа сәхнә йолдызлары кабына. Мин бу йолдызлар - безнең балаларыбыз өчен аеруча горурлык кичерәм», - диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале даны республикадан читтә дә таралган. Шуңа күрә аның бер өлеше Россиянең башка төбәкләреннән килгән балалар да була. Бу юлы проектка Мәскәү, Марий Эл, Чувашия, Башкортстан, шулай ук Самара өлкәсе һәм Пермь крае вәкилләре кушылды. Быел беренче тапкыр проектта Донецк Халык Республикасыннан яшь җырчы катнашты.

«Без проект турында Казаннан килгән дусларыбыздан ишеттек. Мондый зур проектта шулай тирән узарбыз һәм «УНИКС» сәхнәсендә булырбыз дип уйламаган да идек. Без мондый уникаль мөмкинлек өчен рәхмәтле. Киләсе елда да уңышларыбызны кабатларбыз дип өметләнәбез», - дип уртаклашты Йошкар-Олада яшәүче кызның әнисе.

22 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узачак. Биредә башка җиңүчеләрнең исемнәре, шулай ук проектның Гран-при ияләре билгеле булачак.

Зур фестивальнең масштаблы концертын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе карарга планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International