Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча Совет утырышы узды. Чарада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге департаменты директоры Денис Әширов, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, социаль һәм тәрбия эшләре проректоры Ариф Межведилов һәм Совет составына кергән проректорлар катнашты.
Утырыш кысаларында дәүләт яшьләр сәясәтенә һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында барган тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Мәгариф оешмасында психологик хезмәтләр/үзәкләр эшенең гади формаларын яки стандартларын булдыруга; уку йортларында яшьләр белән эшләүче кадрларны, шул исәптән педагогларны профессиональ әзерләүгә; тәрбия эшчәнлеген һәм яшьләр сәясәте өлкәсен методик яктан тәэмин итүгә; типик норматив актлар эшләүгә проректорлардан төп сораулар; югары уку йортларының карьера үзәкләрен реформалаштыру, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгы мәсьәләсе турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган террорчылыкка каршы комиссия кысаларында да фикер алыштылар. Анда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшләре департаменты директоры ТР Яшьләр эшләре министрлыгының башлангычын хуплады һәм Татарстан базасында төбәк һәм федераль экспертлар катнашында югары уку йортларында психологик ярдәм күрсәтү стандартларын эшләү буенча эшче төркем төзергә һәм Татарстанда югары уку йортларының психологик хезмәтләре буенча киләсе семинар-киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.