«TATAR. БУ ХАКАТОН» конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Казанның ИТ-паркында Р.Г. Бохараевка багышланган «Tatar. Бу Хакатон» финалы үтте. Проект татар телен һәм мәдәниятен үстерүгәтюнәлдерелгән инновацион IT-карарлар булдыру максатыннан үткәрелә. Хакатон хакатоннар марафоны һәм «KAZAN DIGITAL LEGENDS» питч-сессияләре кысаларында уза.

«Tatar.Бу Хакатон»ның мактаулы кунаклары - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ директоры Александр Борисов, КНИТУ-КАИның үсеш һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хәсьянов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һ. б.

Хакатонда 29 команда, Татарстан Республикасы, Марий Эл, Чиләбе һәм Омск өлкәләреннән 100 катнашучы катнашты.

Катнашучылар 42 сәгать дәвамында «Нульдән» төрле  IT-проектлар эшләделәр. Хакатонның беренче көнендә аларга ике трек тәкъдим ителде:

– «Татарча вайб яки һәр йортта өчпочмак»: татар мәдәниятен, модасын, музыкасын, телен популярлаштыру буенча IT-проектлар эшләү.

– «Әлифба» трекы: татар теленә өйрәтү һәм тел дәрәҗәсен саклау өлкәсендә IT-карарлар эшләү.

Җиңүчеләр жюри әгъзалары тарафыннан чекпоинт һәм финал демонстрацияләре нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Хакатонның приз фонды 300 мең сум тәшкил итә, шулай ук җиңүчеләргә ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге бирелә.  

Мәсәлән, кече төркемдә катнашучылар арасында «TikTakTatar» проекты белән «Әни, компьютерны алма, юююк» командасы җиңүче булды (2 нче лицей-интернат укучылары; Казан һәм Яшел Үзән катнашучылары).

Өлкән төркем арасында «Мәгариф платформасы» проекты белән «International Dudes» командасы җиңүче булды (КНИТУ-КАИ студентлары; Казан һәм Йошкар-Ола катнашучылары).  

Хакатон Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, «Татсофт» АҖ, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «Sanak-lab» белем бирү лабораториясе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ ярдәме белән оештырылды.

Хакатон нәтиҗәләре:

Кече лига:

3 нче урынны ике команда бүлеште:

– «at.construct()» проекты белән «NextInt» командасы (КФУ IT-лицее укучылары; Казан һәм Лаештан катнашучылар) - 20 000 сумлык сертификат.

– «InTeam» командасы (Иннополис лицее укучылары, Иннополис һәм Казаннан килгән катнашучылар) – 20 000 сумлык сертификат.

2 нче урын-«Мин йөрим» проекты белән «Гена Образавр» командасы, (КФУның IT – лицее укучылары; Казаннан катнашучылар) - 35 000 сумлык сертификат.

Өлкән лига:

3 нче урын – «Мәгариф» проекты белән «TRIPIX» командасы (Казаннан катнашучылар) - 50 000 сумлык сертификат.

2 нче урын –«TatSub» проекты белән «Put Anything» командасы (Иннополис Университеты студентлары; Казан һәм Һиндстаннан катнашучылар) - 60 000 сумлык сертификат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International