Татарстанда «Язгы игелек атнасы» акциясе старт алды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында социаль проблемаларны хәл итә торган, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.

Катнашучыларга «ВКонтакте» кушымтасының «Икенче эш» сервисындагы «Волонтерлык һәм игелекле эшләр» юнәлеше биремнәрен үтәргә кирәк. Вконтакте кушымтамсында «Язгы игелек атнасы» 15-30 апрель көннәрендә «Вакыйгалар»  бүлегендә ачык булачак.

Татарстан Республикасы территориясендә «Язгы игелек атнасы»ның партнеры - «Икенче эш» сервисын эшләтеп җибәрү кысаларында «Вконтакте» Россия социаль челтәре.«Икенче эш» платформасы белән эшләү буенча инструкция сылтамада бирелгән.

Акция кысаларында ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак:

- экологик иреклелек (волонтерлык): «#Субботник», «Посади дерево», «Поделись добром»;

- социаль өлкәдә иреклелек(волонтерлык): «Хәйрия ярминкәсе», «Урок добра», «Пушистый день»;

- патриотик тәрбия бирү өлкәсендә иреклелек (волонтерлык): «#НеТолько9Мая», «Чистый дом», «#МинутаПамяти»;

- мәдәният өлкәсендә иреклелек (волонтерлык): «#ӘдәбиятКичәсе», «Дружба народов», «Игелек концерты» и др.;

- вакыйгалар иреклелеге (волонтерлык): «#ДобрыйТатарстан», «Спортивный Татарстан», «Хатха йога», социаль проектлаштыру буенча белем бирү программасы;

- туристик иреклелек(волонтерлык): «Освещай».

Барлык теләүчеләр, шулай ук, 22 майда «Идел Көне» марафоны кысаларында республика өмәсенә чакырыла. Барлык мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә басылып чыгачак. Өмәдә «Язгы игелек атнасы»  акциясенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International