Тантаналы концерт бүген, 18 апрельдә, «Адымнар» полилингваль комплексында узды. Чарада ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, мәгариф идарәсе вәкилләре һ. б. катнашты.
Чара кысаларында мәктәп укучыларын хәрәкәт активистлары сафына багышлау узды. Алар арасында «ГолосДети» проекты финалистлары Ралина Ибраева һәм Олеся Мошейко да бар иде. Балалар мәктәп традицияләренең тугры варислары булырга, үрнәк укучы булырга һәм Россиянең чын ватанпәрвәрләре булып үсәргә сүз бирделәр.
«Залда утырган һәр кеше-безнең зур команданың бер өлеше. 6 ел эчендә без катлаулы, әмма кызыклы юл үттек. Алда безне яңа очышлар һәм төшүләр, проектлар һәм фестивальләр, очрашулар һәм җыеннар көтә. Сезнең тормыш - сезнең кулларда! Аның нинди буяулар белән балкыячагы сездән тора! Хыялланыгыз, эшләгез, иҗат итегез!»,- дип тәмамлады концертны бүлек рәисе Динар Сафин.
Исегезгә төшерәбез, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге 2016 елның 18 апрелендә оештырылган иде. 6 ел эшләү дәверендә бүлекчә республиканың утыз меңнән артык активистын теркәгән, 865 белем бирү оешмасын тоташтырган, шуларның 382 се беренчел бүлек булып тора. Бүлек исәбендә берничә масштаблы региональ проект бар: «Стань одной командой. СОК», «Leaders Biler Forum», «Академия РДШ».
Оешма эшчәнлеге 9 юнәлештә тормышка ашырыла: экология, спорт, фән, медиа, туган якны өйрәнү, патриотик тәрбия, дисциплинарара программалар, иҗат, гражданлык тәңгәллеге.